

Быел сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасы кысаларында Бөредә һәм Чакмагышта поликлиникалар төзелде, сигез капиталь фельдшер-акушерлык пункты ачылды. 18 медицина оешмасында капиталь ремонт үткәрелде һәм авария хәлендәге 55 ФАП яңа модульле объектларга алыштырылды. Уфаның Затон микрорайонындагы 9нчы поликлиника һәм Иске Туймазы (Туймазы районы) һәм Дөмәй (Илеш районы) авылларындагы табиблык амбулаторияләре төзелеп бетү алдында.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәләрнең берсендә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, 2022 елда республикада 3 меңгә якын төрле җиһаз һәм ерак авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен 90 автомобиль сатып алынган. Ел ахырында республика дәваханәләренә янә 18 яңа ашыгыч ярдәм машинасы бирелде. Ике машина Уфага – ашыгыч медицина ярдәме станциясенә һәм һәлакәтләр медицинасы үзәгенә тәгаенләнде, калганнары республика буенча таратылды.
“Бу ашыгыч ярдәм машиналарын федераль бюджет акчасына сатып алдык. Һәрберсе кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән – аларда дефибриллятор, ЭКГ үткәрү мөмкинлеге бирүче электрокардиограф, ясалма сулыш алдыру аппараты һәм башкалар бар, болар гадәттән тыш хәлләрдә безнең кешеләрнең гомерен саклап калуга хезмәт итә, аеруча сезонлы эпидемия вакытында. Медицина учреждениеләренең матди нигезен яңарту – бик мөһим эш, һичшиксез, аны дәвам итәчәкбез”, – дип язды бу хакта Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.
Башкортстанда югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү актив үсә, республикада аны 38 медицина оешмасы күрсәтә.
– Соңгы ун елда аларның саны 7 тапкыр артты. Быелның 9 аенда гына да 29 меңгә якын пациентка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелде. Әлеге максатларга 5 миллиард сум акча юнәлтелгән. Бу югары технологияле медицина ярдәмен көтү вакытын киметергә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәт утырышларының берсендә.
Республикада югары технологияле медицина ярдәме турында сөйләгәндә, Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин югары технологияле операцияләрнең иң кирәкле төрләренең – йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, травматология һәм ортопедия (эндопротезлауны да кертеп), онкология, офтальмология, нейрохирургия, педиатрия һәм абдоминаль хирургия булуын әйтте. Сәламәтлек саклау министры ярдәмнең хәзер халык өчен кулайрак булуын ассызыклады. Мондый операцияләрне көтү вакыты да кимегән. Боларның барысына да соңгы 10 елда югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларының саны, җиде тапкырдан артып, 38гә җитү сәбәпче.
7 декабрьдән республика поликлиникалары эш вакытын бер сәгатькә озайтты. Алар көн саен иртәнге сигездән кичке 21.00 сәгатькә кадәр эшли хәзер. Шимбәдә – 20.00, якшәмбе – 16.00 сәгатькә кадәр.
Ләйсән Якупова.