

Күчмә дәвалау-диагностика комплексы республиканың ерак урнашкан районнарында халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен оештырылды.
Аның ярдәмендә белгечләр инструменталь һәм функциональ диагностика үткәрә ала. Мисал өчен, бер килүдә халык ЭКГ, УЗИ уза, кан анализын тапшыра, үзенең күз күрүен һәм ишетү сәләтен һәм тагын бик күп башка диагностика төрләрен тикшерә алачак.
Күчмә комплексның эш графигы түбәндәгечә:
02.01.2023 һәм 03.01.2023 - Авыргазы районы;
04.01.2023 - Стәрлебаш районы;
05.01.2023 һәм 06.01.2023 - Ишембай районы.