+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 гыйнвар 2023, 05:37

Коронавирус йокламый

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 344 202гә җитте...

Тәүлек эчендә янә 364 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 144 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 116ы 60 яшьне үткән. 14 якташыбыз авыр хәлдә, икесе ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган.

1779 пациент амбулатор дәвалана, аларның 392е 60 яшьне үткән.

Бер тәүлектә 351 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 336 321.

Соңгы тәүлектә COVID-19тан, шөкер, беркемнең дә гомере өзелмәгән. Барлык корбаннар саны 5 958гә җитте. Аларның 4 956сы 60 яшьне узган булган.

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас