

Статистика буенча, пациентларның 38 проценты гына медицина оешмаларына профилактика максаты белән килә. Диспансерлау хроник йогышлы булмаган авырулар үсеше, инвалидлыкны, вакытыннан алда үлем очракларын киметү һәм гомер озынлыгын арттыру өчен төп хәвеф факторларын ачыклау максатыннан үткәрелә.
Өлкәннәр профмедосмотры һәм диспансерлау нәтиҗәләре буенча, 2022 елның 11 аенда 149 450 авыру очрагы ачыкланган, шулардан: беренче урында - кан әйләнеше системасы авырулары - 38 430 очрак, икенче урында ашкайнату органнары авырулары - 19 154 очрак, өченче урында - сулыш органнары авырулары - 6 434 очрак. Социаль әһәмияткә ия авырулар арасында беренче тапкыр ачыкланучылар: туберкулез - 14 очрак, яман шеш - 725 очрак, шикәр диабеты - 2 356 очрак, кан басымы югары булу белән характерлана торган авырулар - 20 800 очрак, йөрәк чире - 2 811 очрак.
Диспансерлауны даими рәвештә узу илебез халкы өчен инвалидлыкка һәм үлемгә китерүче төп сәбәб булган иң куркыныч авыруларның үсеш ихтималын киметергә яки аларны дәвалау нәтиҗәле булганда үсешнең башлангыч этабында ачыкларга мөмкинлек бирә