Әле республика дәваханәләрендә 132 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 92 пациент 60 яшьне үткән. 10 якташыбыз авыр хәлдә, 1се үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.
1 655 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 496 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 367 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 337 493.
Соңгы тәүлектә COVID-19тан, шөкер, беркемнең дә гомере өзелмәгән. Корбаннар саны 5 958 килеш кала. Аларның 4 956сы 60 яшьне узган булган.
Фото: news.myseldon.com