+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 гыйнвар 2023, 06:46

Коронавирус йоктыручылар артамы?

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 345 537гә җитте...

Коронавирус йоктыручылар артамы?Коронавирус йоктыручылар артамы?
Коронавирус йоктыручылар артамы?

Тәүлек эчендә янә 299 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 140 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 95е 60 яшьне үткән. 9 якташыбыз авыр хәлдә, Берсе ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган.

1 655 пациент амбулатор дәвалана, аларның 496сы 60 яшьне үткән.

Бер тәүлектә 291 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 337 784.

Соңгы тәүлектә COVID-19дан, шөкер, беркемнең дә гомере өзелмәгән. Барлык корбаннар саны 5 958гә җитте. Аларның 4 956сы 60 яшьне узган булган.

Фото: башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас