+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 гыйнвар 2023, 12:50

Бәйрәмнән соң табиблар нәрсәләр киңәш итә?

Бәйрәмне көтү күңелле ул! Яңа ел бәйрәмен – бигрәк тә. Ә менә бәйрәмнән соң кайберәүләргә – бик күңелле булмаска да мөмкин... Моны булдырмас өчен белгечләр берничә киңәш бирә.  

Бәйрәмнән соң табиблар нәрсәләр киңәш итә?
Бәйрәмнән соң табиблар нәрсәләр киңәш итә?

Иртәне дөрес башлагыз!

Яңа елны шампан шәрабы һәм башка алкогольле эчемлекләр кулланып каршыладыгызмы? Тәмле ризыклар белән сыйланып, берничә көн “корсак бәйрәме” үткәрдегезме? Җитеп торыр, туктарга кирәктер.
Ашказанын ял иттереп, гадәти тормышка кайтыр өчен көнне яңа пешкән шулпадан башлагыз. Аннан соң озак итеп саф һавада йөреп керегез. Көн дәвамында артыгын ашамыйча, җиңел ризыклар белән тукланыгыз. Яшелчә-җимешләргә өстенлек бирегез.

Көннәр йоклап үтмәсен

Яңа ел төне йокысыз үткән булса, табиблар икенче көнне йокы туйганчы йокларга киңәш итә. Ләкин Яңа ел бәйрәмнәрен йоклап үткәрмәгез! 10 көн буе озак итеп, артыгын йоклау сәламәтлек өчен зыянлы булырга мөмкин. Соңыннан эш ритмына кереп китү дә авыр булачак.
Бәйрәмнән соң бер көн озак итеп йокладыгыз, җитте, калган көннәрне режим буенча яшәргә тырышыгыз. Озак йоклау урынына күбрәк саф һавада йөрү файдалырак, дип билгели белгечләр.

Тозлы кыяр суы башны төзәтә

Бәйрәм иткәннән соң авырткан башны яңа порция алкоголь белән “төзәтү” һич ярый торган эш түгел, дип ассызыклый табиблар. Шулпа һәм сөт ризыклары, аеруча әче сөт ризыклары, интоксикацияне киметергә ярдәм итәр. Тозлы кыяр суы хакында да онытмагыз.
Табиблар билгеләвенчә, организмда эчелгән алкоголь эшкәртелеп бетмичә, яңа порция куллану бик начар. Ул өч көннән өч атнага кадәр эшкәртелергә мөмкин. Сәламәтлегегез­не хәвеф астына куймагыз!

Ачлык игълан итмәгез!

Кемнәрдер “корсакта урын булсын” өчен бәйрәм алдыннан ач торырга тырыша. Бу дөрес түгел. Бәйрәм башлангач, сез, үзегез дә сизмичә, артыгын ашап ташларга мөмкин. Ә бу ашказаны-эчәклек трактындагы функциональ тайпылышларга китерәчәк.
Бәйрәмнән соң да формага керер өчен ачлык игълан итмәгез. Үз-үзегезне гаепләүдән туктап, нормаль режимга кайтырга кирәк. Көчле ашыйсы килү теләге кичерү начар. Моны булдырмагыз. Кичен соң һәм күп ашаудан гына баш тартыгыз. Кичтән иң яхшысы – кефир яисә катык.

Көнне аспирин белән башламагыз!

Күпләр ашкайнатуны рәткә кертер өчен ферментлар куллана. Ләкин аларның дару препараты икәнен онытырга ярамый. Контрольсез һәм чамасыз, табиб кушуыннан башка дару куллану тыела.
Ферментлы табигый ризыклар куллану дөресрәк булыр, алар: сөт ризыклары, яшелчә-җимешләр. Табиблар көн саен 400 грамм төрле яшелчә ашарга киңәш итә. Алар пешкән дә, пешмәгән дә булырга мөмкин. Бәрәң­гедән тыш, калган барлык яшелчәләр – аз калорияле.
Шулай ук бәйрәмнән соң иртәне аспиринлы препаратлар белән башлау да дөрес түгел. Сәламәтлеккә сак карагыз!

Чана, чаңгы белән дуслашыгыз!

10 көн ялны ашап-эчеп һәм йоклап кына үткәрү – бик зур хата. Бу көннәрне сәламәтлекне яхшыртуга багышлап була бит! Аның өчен көн саен саф һавада йөрергә һәм физик яктан актив булырга кирәк. Чана, чаңгы, тимер­аяклар белән дуслашып алыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны үзегез белән алыгыз. Ышаныгыз, бу күңелле мизгелләрне озак искә алачаксыз әле. Ә яхшы кәеф – үзе дәва!

Яшәрергә – мунчага!

Организмны чистарту, сәламәтлек­не ныгыту, бәйрәм иткәннән соң рәткә керү өчен мунча бик файдалы. Үләнле чәйләр, минераль су эчеп, рәхәтләнеп чабыныгыз, юыныгыз. Яшәреп киткәндәй булырсыз! Ләкин өшемәгез.
Мунча керү мөмкинлеге булмаганнар тозлы ванналарга өстенлек бирсен. Тоз, вакланган имбир салынган җылы суга йокы алдыннан аякларны тыгып утыру да бик файдалы.

Артыгын көтмәгез, тыныч булырсыз...

Сер түгел, озайлы бәйрәм көннә­реннән соң кайберәүләр күңел төшен­келегенә бирелә. Ни өчен? Моның сәбәпләре берничә булырга мөмкин. Күпләр бәйрәм алдыннан барысына да өлгерергә тырышып, нерв киеренкелеге кичерә. Кайберәүләр артыгын көтә, күпкә өметләнә. Кемнәрнедер гадәти тормыш ритмы бозылып тору сафтан чыгара. Бу хәлләрдән күңел төшенкелеге булмасын өчен ниш­ләргә?
Бәйрәмнән артыгын көтмәгез. Бул­ганына шөкер итеп, шатлана белегез. Әкияттәгедәй могҗизага өмет итмәгез, могҗизаларны якыннарыгызның елмаюында, табигатьнең матурлыгында күрә белегез.
Үз өстегезгә артык җаваплылык алып, кемгәдер “алтын таулар” вәгъдә итмәгез. Эшне якын кешеләрегез белән бүлешеп башкарыгыз. Үзеңне борчыган ниндидер проблемадан арыну өчен башкаларга ярдәм итәргә киңәш бирә психологлар.
Ә сафтан чыкмас, соңыннан күңел төшенкелегенә бирелмәс өчен озак һәм артыгын бәйрәм итмәгез. Гадәти режимга тизрәк кайтыгыз һәм югарыдагы барлык киңәшләрне үтәгез!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: