+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 гыйнвар 2023, 10:20

Быел да биш йөрәк күчереләчәк

Башкортстанда Республика кардиоүзәге белгечләре соңгы 4 елда йөрәк трансплантациясе ярдәмендә 21 пациентның гомерен саклап калганнар. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.  

Быел да биш йөрәк күчереләчәкБыел да биш йөрәк күчереләчәк
Быел да биш йөрәк күчереләчәк

2022 елда хирурглар йөрәкне күчереп утырту буенча биш операция уздырган, быел шул кадәр үк үткәрү планлаштырыла.
«Республикада барлык төр махсус, шул исәптән кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. 2022 елда йөрәккә һәм кан тамырларына диагностиканың 26 627 операциясе һәм хирургия ысулы башкарылган. Шул ук вакытта коронар артерияләрнең ангиопластика саны арта. Йөрәк ритмы бозылганда ел саен 1700дән артык операция уздырыла”, - диде Айрат Рәхмәтуллин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас