

Әле республика дәваханәләрендә 140 кеше ковид белән көрәшә, аларның 93е 60 яшьтән өлкән.
12 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
1 241 пациент амбулатор дәвалана, аларның 408е 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 90 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 339 409.
Соңгы тәүлектә COVID-19 янә бер якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 968гә җитте. Аларның 4 962се 60 яшьне узган булган.