Әле республика дәваханәләрендә 136 кеше ковид белән көрәшә, аларның 89ы 60 яшьтән өлкән. 12 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.
1 244 пациент амбулатор дәвалана, аларның 406сы 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 90 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 339 499.
Соңгы тәүлектә COVID-19дан үлүчеләр юк. Корбаннар саны 5 968 килеш кала. Аларның 4 962се 60 яшьне узган булган.
Фото: kubnews.ru