+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 гыйнвар 2023, 09:15

Грипп белән ковид бергә йокса...

Кайсы инфекциянең билгеләре өстенлек итәчәк?  

Грипп белән ковид бергә йокса...Грипп белән ковид бергә йокса...
Грипп белән ковид бергә йокса...

«Инвитро-Сибирь» клиник–диагностик лабораториясенең баш табибы Андрей Поздняков сүзләренчә, грипп белән ковид бергә кушылган очракта югары температура, сулыш юллары зарарлану һәм көчле интоксикация билгеләре булырга мөмкин.

Белгеч әйтүенчә, коронавирусның әле бер төрле генә билгеләре юк. Авыру типик сулыш органнарын зарарлаучы инфекция кебек үтә. Әгәр кеше бер үк вакытта грипп һәм ковид белән авырса, грипп симптоматикасы өстенлек алачак, дип билгели Андрей Поздняков. Сүз югары температура, интоксикация, сулыш юллары зарарлану турында бара. ”Иң яхшы " очракта, авыручыда трахеобронхит, яки пневмония булырга мөмкин.

Табиб ассызыклаганча, берьюлы ике инфекцияне тест ярдәмендә генә ачыклап була. Моннан тыш, белгеч билгеләвенчә, COVID-19га карата да, гриппка карата да нәтиҗәле булган «Фавипиравир» һәм «Монлупиравир» препаратлары бар.

Гыйнварда безнең ил кешеләрендә берьюлы ике инфекция дә теркәлү очраклары булган инде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас