+21 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 Января 2023, 14:52

Радий Хәбиров Тәтешленең социаль учреждениеләрендә булды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен Нефтекама тернәкләндерү үзәгенең Тәтешледәге филиалы эше белән танышты.

Радий Хәбиров Тәтешленең социаль учреждениеләрендә булдыРадий Хәбиров Тәтешленең социаль учреждениеләрендә булды
Радий Хәбиров Тәтешленең социаль учреждениеләрендә булды

Филиал Югары Тәтешле авылында 2002 елдан бирле эшли. 2017 елда учреждение Социаль программалар фонды ярдәмендә төзелгән яңа бинага күчкән. Биредә балаларны медик, психологик, педагогик, социаль тернәкләндерү үткәрелә.

Үзәк директоры Зилә Гәрәева хәбәр иткәнчә, 2017 елдан биредә сабый яшьтәге балаларга да ярдәм күрсәтелә. Ә Тәтешле филиалы мөдире Айгөл Әхмәтҗанова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның һәм яшүсмерләрнең 21 көнлек тернәкләндерү курсы хакында тулырак сөйләде.

Радий Хәбиров дәвалау һәм административ корпусларны, ашханәне, тренажер залын, уен бүлмәсен карады, шулай ук балалар белән аралашты.

Аралашу вакытында Радий Хәбиров тернәкләндерү үзәкләрендә эшләүче педагогларның хезмәт хакы мәсьәләсен дә кузгатты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас