+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 гыйнвар 2023, 12:10

Операция өстәлендә... янып киткән

Бу дөньяда ниләр генә булмас...

Операция өстәлендә... янып киткән
Операция өстәлендә... янып киткән

Кулбашы сынган бер хатын-кызны Мәскәүнең Склифософский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына китерәләр. Пластина урнаштырыр алдыннан пациенткага анестезия ясыйлар, ул йоклап китә.
Ханым коточкыч авыртудан уянып китә. Ул операция өстәлендә туры мәгънәсендә янып яткан була. Пациент кычкырган арада операция ясаучы хирурглар янгынны сүндерә.
Нәтиҗәдә каза күргән хатын-кызның кулы (нәкъ операция үткәрелгәне) һәм аркасы ныклап пешә.
Инциденттан соң хатын-кызны палатага күчерәләр, хәзер инде сынган кулны түгел, янгын нәтиҗәләрен дәвалыйлар. Аның иренә ут чыгуның сәбәбен җиһазда кыска ялганыш барлыкка килү ихтималы белән аңлатканнар. Операция вакытында пациентка яткан җәймә антисептик белән эшкәртелгән булган, шуңа ул минут эчендә дөрләп киткән.
Моннан тыш, операция ясаган хирург та каза күргән — аның куллары пешкән.
Табиблар билгеләвенчә, пешүләр бер ел дәвамында төзәләчәк. Пешкән ханым судка мөрәҗәгать итәргә җыена.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: