

Әле республика дәваханәләрендә 155 кеше ковид белән көрәшә, аларның 99ы өлкән яшьтә. 9 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган.
1 122 пациент амбулатор дәвалана, шуларның 327се 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 7 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 340 281.
Соңгы тәүлектә COVID-19 янә ике якташыбызның гомерен өзгән. Корбаннар саны 5 980гә җитте. Аларның 4 969ы 60 яшьне узган булган.
Фото: “letsgophotos.ru”