Өч ФАП та медицина ярдәме күрсәтүнең заманча стандартлары буенча җиһазландырылган. Һәр пунктта фельдшер кабинеты, процедуралар, персонал, медикаментларны саклау бүлмәләре, пациентларның көтү урыны бар.
Яңа ФАПларда халыкны тәҗрибәле белгечләр кабул итә, алар — фельдшерлар Винера Габсатарова, Наталья Савельева, Лилия Кадыйрова һәм Ләйсән Бикбатырова.
Бакалы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин билгеләвенчә, яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылу - сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре өчен дә, авыл халкы өчен дә зур вакыйга, чөнки аларның ярдәмендә медицина ярдәме күрсәтүнең уңайлылыгы һәм сыйфаты арта.