+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 гыйнвар 2023, 06:15

9 якташыбыз авыр хәлдә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 347 623кә җитте.  

9 якташыбыз авыр хәлдә...9 якташыбыз авыр хәлдә...
9 якташыбыз авыр хәлдә...

Тәүлек эчендә янә 75 якташыбызда инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 151 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 106 сы өлкән яшьтә.
9 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган.
1 180 пациент амбулатор дәвалана, аларның 354е 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 31 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 340 312.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан вафат булучылар теркәлмәгән.
Коронавирус инфекциясеннән барлыгы 5 980 якташыбыз савыга алмады. Алдарның 4 969ы 60 яшьне узган булган.

Фото: “medboli.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас