+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 гыйнвар 2023, 05:30

Ковид белән кайчан хушлашырбыз?

Йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков ТАСС агентлыгына әңгәмәдә коронавирус пандемиясенең тәмамлау вакытын атаган һәм, ул бер-ике елдан тәмамланачак, дип белдергән.

Ковид белән кайчан хушлашырбыз?Ковид белән кайчан хушлашырбыз?
Ковид белән кайчан хушлашырбыз?

Аның сүзләре буенча, вируска адаптация өчен дүрт-биш ел кирәк. “Өч ел актив процесс һәм ике ел адаптация”, – дип аңлата табиб.
Әгәр кешенең иммунитеты начар булса, коронавирусның яңа линияләре барлыкка килергә мөмкин, дип өсти Евгений Тимаков. Ул, шулай ук, коронавирусның типик ОРВИга әверелүен һәм күп кенә русиялеләрнең вирусның әйләнештәге вариантларына иммунитетка ия булуын ассызыклый.
Элегрәк Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко илдә коронавирусның өченче дулкыны булмавын белдерде. Аның сүзләренчә, COVID-19 авыруы ил буенча кимегән, төрле төбәкләр пандемиядән төрлечә чыга.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас