

Ел саен гыйнварның соңгы якшәмбесендә Бөтендөнья проказа авыруыннан интегүчеләргә ярдәм көне билгеләнә. Бу чара 1954 елдан Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Максаты – бу авыруга дучар булганнарны социаль яклау проблемасына игътибарны юнәлтү, ярдәм күрсәтү.
Проказа (махау чире) – авыруның искергән аталышы, хәзер ул “лепра” дип атала. Лепра – кислотага чыдам таякчык формасындагы бацилла китереп чыгара торган авыру. Ул, гадәттә, тән тиресен, перифирик нервларны, өске сулыш органнарын һәм күзләрне зарарлый.
Авыруның инкубация чоры якынча биш ел дәвам итә. Кайбер очракларда билгеләр бер ел эчендә, башка очракларда 20 елдан соң да күренә башларга мөмкин. Ул һава-тамчы юлы һәм дәваланмаган зарарланган кешеләр белән еш элемтәдә булганда тарала.
Лепра инде Мисыр, Һиндстан һәм Кытайның борынгы цивилизацияләрендә үк билгеле булган. Аны телгә алган беренче язма безнең эрага кадәр 600 ел элек теркәлгән. Борынгы язмаларда бу авырудан интегүчеләрнең эзәрлекләүләргә дучар булуы да телгә алына.
Бүген, әлбәттә, бу авыру белән көрәштә бөтен дөньяда зур уңышларга ирешелгән. 2000 елдан авыру глобаль масштабларда юк ителгән, 10 мең кешегә бердән аз авыру очрагы күрсәткеченә ирешелгән. Шулай да ел саен Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 200 меңгә якын яңа очрак теркәлә, авыру дөньяның 87 илендә күзәтелә. Русиядә лепра белән авыру очраклары – бик сирәк күренеш. 2020 ел башына безнең илдә 202 авыру исәптә торган, аларның 60 проценты Астрахань өлкәсендә яши. 2019 елда Калмыкстан Республикасында бер очрак ачыкланган.
Безнең көннәрдә лепра дару препаратлары терапиясе белән дәвалана. 1995 елдан башлап Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы һәр авыручыга даруларны бушлай бирә.
XXI гасырда яшәвебезгә карамастан, күп илләрдә сирәк очрый торган, бу авырудан интегүчеләр дискриминациягә дучар. Күпләр физик һәм психологик җәберләнә, кимсетелә. Бөтендөнья Берләшкән Милләтләр оешмасы белгечләре дөньяның барлык илләрен лепрадан интегүчеләргә карата катгый булган, аларның хокукларын кимсетүче законнарны юк итәргә һәм халык арасында аңлату эшләре алып барырга чакыра.
Русиядә Сәламәтлек саклау министрлыгының “Лепраны өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү институты” әйдәп баручы фәнни, дәвалау, консультатив, оештыру-методик, уку һәм халыкара лепра үзәге булып тора. Институт хезмәткәрләре исәптә торучы авыруларны диспансерлау һәм реабилитацияләү ысулларын камилләштерә, шулай ук лепрадан интегүче кешеләрнең хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү өстендә эшли.
Фото:"labirint42.ru"