+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 гыйнвар 2023, 15:51

Янә ике якташыбызның гомере өзелде

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 347 891гә җитте. Тәүлек эчендә янә 96 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Янә ике якташыбызның гомере өзелде
Янә ике якташыбызның гомере өзелде

Әле республика дәваханәләрендә 155 кеше ковид белән көрәшә, аларның 103е өлкән яшьтә. 7 якташыбыз авыр хәлдә.

1 265 пациент амбулатор дәвалана, аларның 418е 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 58 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 340 488.

Соңгы тәүлектә COVID-19 янә ике якташыбызның гомерен өзгән. Корбаннар саны 5 983гә җитте. Аларның 4 971е 60 яшьне узган булган.

Фото: “ia-stylus.ru”

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: