

“Соңгы 3 елда республикада 250 ФАП, 5 авыл табиблык амбулаториясе урнаштырылды һәм төзелде. Балалар өчен Кырмыскалы һәм Баймак поликлиникалары, Олы Устьикин дәваханәсе эшли башлаячак. Беренчел звено һәм ашыгыч ярдәм табиблары һәм медицина хезмәткәрләре Русия Президенты карары буенча хезмәт хакларына өстәмә алачаклар.
2025 елга кадәр авылда яшәүче якташлар өчен федераль программа чараларын гамәлгә ашыруга 18 миллиард сум транш планлаштырылган, шуларның 10,5 миллиард сумы — сәламәтлек саклау объектларын төзү өчен: 12 поликлиника, 2 үзәк район һәм 3 участок дәваханәсе, 414 ФАП, 21 гомум практика табибы офисы һәм 43 табиблык амбулаториясе.
Авыруларны, шул исәптән яман шеш авыруларын профилактикалауга зур игътибар бирелә. Быел Республика балалар клиник дәваханәсенең Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге ачылачак. Онкоавыруларга ярдәм күрсәтүче тагын 7 учреждение кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Сәламәтлек саклау системасының үз базасын үстерәчәкбез. Сүз технологияләрне белү, дарулар һәм җиһазлар булдыру, импортны алыштыру турында бара. "Фармстандарт-Уфавита" заводында гемофилиядән препарат — "Фактор свертываемости крови VIII" җитештерү буенча яңа цех эшли башлады. Аңа 1,6 миллиард сум акча кертелгән.
Сәламәтлегегезне күзәтеп тору өчен без барысын да эшләячәкбез — дәвалауның барлык этапларына язылудан алып, реабилитациягә кадәр. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” — дип язган Андрей Назаров.