Талбазы үзәк дәваханәсе поликлиникасында халыкны Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе белгечләре кабул итте. Ял һәм бәйрәм көннәре булуга карамастан, сәламәтлеген тикшертергә теләгән кешеләр саны аз булмады. Күпләренә тикшеренү үткәннән соң арытаба дәвалану өчен Уфа шәһәре дәваханәләренә юллама бирелде.
Мобиль бригада эшләгән ике көн эчендә 173 кеше табиблар консультациясе алды.