

Әле республика дәваханәләрендә 144 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 101е өлкән яшьтә.
1 282 кеше амбулатор дәвалана, аларның 385е 60 яшьне үткән.
Пандемия башыннан алып 340 814 якташыбыз ковидны җиңгән. Аларның 131е соңгы тәүлектә савыккан.
Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясеннән янә ике якташыбыз вафат булды. Корбаннар саны 5 985кә җитте.
Халыкны коронавирус инфекциясеннән вакциналау дәвам итә. Беренче компонентны 3 575 719 кеше алгын. Ике компонент белән дә 3 387 479 кеше вакциналанган.
Фото: “newsua.ru”