+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 февраль 2023, 15:30

Бүген - Яман шешкә каршы көрәш көне

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Бүген - Яман шешкә каршы көрәш көнеБүген - Яман шешкә каршы көрәш көне
Бүген - Яман шешкә каршы көрәш көне

“Бүген Яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Кызганычка каршы, яман шеш - үлемнең иң тиз үсүче сәбәпләренең берсе. Яман шешнең үзенчәлекле билгесе булып аномаль күзәнәкләрнең тиз барлыкка килүе тора, алар үзләренең гадәти чикләреннән үсеп чыга һәм тәннең якындагы өлешләренә үтеп керергә һәм башка органнарга таралырга сәләтле.

Элегрәк гамәлдәге табиб буларак, шуны әйтә алам: дөньяда яман шеш үсеше куркынычының төп факторлары булып тәмәке һәм алкоголь куллану, сәламәт туклану һәм физик активлык булмау тора, алар башка йогышлы авырулар килеп чыгу куркынычының төп дүрт гомум факторын тәшкил итә.

Тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, яман шеш авыруларының 30-50 процентының барлыкка килүен булдырмый калырга мөмкин. Моңа, әгәр куркыныч факторларын булдырмаска һәм фактик мәгълүматларга нигезләнгән профилактика үткәрергә мөмкин икән, ирешергә була. Башлангыч диагностика һәм тиешле дәвалау вакытында савыгу ихтималы югары.

Без лаборатор тикшеренүләрдән башлап һәм югары технологияле операцияләр һәм терапиянең күптөрле юлларын файдаланып, иртә диагностика ярдәмендә үлем очракларын киметүгә ирешәбез. Республикада скрининг буенча киң программа эшли, ул шулай ук халыкта авыруны ачыкларга ярдәм итә.

Үзегезне саклагыз һәм вакытында медицина тикшеренүе узыгыз. Барыгызга да сәламәтлек!” – дип яза ул.

Фото: vk.com/zabelinm

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас