

Хәвефле авыруга китерүче сәбәпләрне һәм кисәтү чараларын белегез!
2005 елдан башлап ел саен дөньяда Халыкара яман шешкә каршы берлек җитәкчелегендә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне үткәрү максаты – онкология авырулары белән бәйле глобаль проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, авыруны кисәтү, иртә ачыклау һәм дәвалау турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру.
Яман шеш – бөтен дөньяда еш очраган үлем сәбәпләренең берсе. Европа илләре төбәгендә (Русияне дә кертеп) онкология авыруларыннан үлүчеләр саны кан әйләнеше системасы авыруларыннан соң икенче урында тора.
Яман шешләрнең барлыкка килүе – иң мөһим социаль һәм медицина проблемаларының берсе. Рак – организмның теләсә кайсы өлешен зарарлый ала торган йөздән артык авыруның гомуми билгеләмәсе. Яман шеш бердәнбер күзәнәктән үсә. Нормаль күзәнәкләрнең шешкә әйләнүе күп этаплы процесс барышында килеп чыга. Бу үзгәрешләр кешенең генетик, тышкы мохитнең зарары һәм хәвеф-хәтәр факторлары арасында үзара бәйләнеш нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Нәрсәдән килеп чыга:
физик факторлар – ультрашәмәхә, ионлы нурланыш кебек канцерогеннар;
химик канцерогеннар – асбест, тәмәке төтененең компонентлары, азык-төлекне пычратучы афлатоксиннар, эчә торган суны зарарлаучы мышьяк һәм башкалар;
биологик канцерогеннар – инфекцияләргә сәбәпче булган кайбер вируслар, бактерияләр, паразитлар һәм башкалар.
Яшь өлкәнәйгән саен онкология белән авыру хәвефе арта.
Яман шешкә китергән сәбәпләрнең 30-35 проценты дөрес тукланмау белән бәйле, тагын шуның кадәр үк хәвефне тәмәке тарту өсти. Төрле йогышлы авырулар (шул исәптән В һәм С гепатитлары, кеше папилломасы вирусының төрләре) яман шеш хәвефенең якынча 17 процентын тәшкил итә, алкоголь – 4 процент һәм бары тик 2 процент кына экологиягә һәм нәселгә бәйле. Мәсәлән, эчәклек һәм сөт бизендә яман шеш барлыкка килү хәвефе түбән физик активлык шартларында өчтән бергә арта.
Үлем очраклары буенча үпкә, ашказаны, юан эчәк, сөт бизе, ашказаны асты бизләре рагы алда бара.
Организмны яман шешкә каршы саклауның нигезе булып иммун системасы тора. Онкология авыруларын кисәтү эшендә иң мөһим мәсьәләләр – тирә-як мохитне савыктыру, туклану сыйфатын яхшырту һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыру. Иммунитетның көчле булуы хәтта начар экология шартларында да кешегә шактый озак сәламәт булып калырга мөмкинлек бирә.
Онкология авырулары үсешендә тәмәке тартуның роле күптән мәгълүм, ләкин, гадәттә, тәмәке тартучының үзен генә күз уңында тоталар. Хәзер аның янындагы кешеләрнең дә тәмәке тартуның корбанына әйләнүен аңлау барлыкка килде. Русиядә 13-15 яшьлек үсмерләрнең – 89, өлкәннәрнең 80 проценты пассив тәмәке тартуга дучар ителгән. Тәмәке тартканда төтененең ике агымы барлыкка килә. Төп агым тартучының сулыш юлларына тула. Пассив тәмәке тартуны характерлый торган агымда кайбер компонентлар концентрациядә аз, әмма углерод окисе – 4-5, никотин һәм сумала – 50, аммиак 45 тапкыр күбрәк. Тәмәке төтененең пассив тартучының кан составына, бәвеленә һәм нерв системасына йогынты ясавы ачыкланган. Пассив тәмәке төтене сулаган кешенең 5 сәгать саен 1 тәмәке тартудан кергән зыян алуы исбатланган. Пассив тәмәке тартуны һәм аның сәламәтлеккә йогынтысын тикшергән табиблар бу хәлнең үпкә яман шеше үсешенә китерергә мөмкин булуын раслады, чөнки һавага таралган тәмәке төтенендә диметилнитрозамин канцерогены тартучы сулаганга караганда күпкә артыграк.
Алкогольне чамадан тыш куллану яман шешнең күп төрләренә сәбәпче булып тора: авыз куышлыгы, тамак, йоткылык, ашказаны, бавыр, эчәклек, туры эчәк, сөт бизе бу очракта куркыныч астында кала.
Артык авырлык белән дә күп кенә яман шеш төрләре арасында бәйләнеш бар: эчәклек, туры эчәк, сөт бизе, аналык һәм бөерләргә хәвеф яный. Шуңа күрә дөрес туклануга игътибарны арттырырга кирәк. Трансжирлардан, ысланган ризыклардан баш тарту, көндәлек рационга чикләвек, бөртекле культуралар, 500дән артык яшелчә һәм җиләк-җимешне кертү мөһим (кишер, помидор, шалкан, цитруслылар, киви, кәбестә, брокколи, сарымсак, суган һәм башкалар).
Даими физик активлык (көненә 30 минуттан артык), гәүдә авырлыгын контрольдә тоту һәм сәламәт туклану яман шеш белән авыру куркынычын шактый киметә. Сәламәт йокы (тәүлегенә 7-8 сәгать) һәм стресска каршы торучанлык күнегүләре, шулай ук, организмның саклану көчен арттыра.
Кояшта озак булудан тыелыгыз. Ультрашәмәхә нурланыш һәм, аерым алганда, кояш нурланышы кеше өчен канцероген булып тора, меланома кебек тире яман шешен китереп чыгара. Кояштан саклаучы чаралар куллану мотлак.
Сәламәтлек сагында торучыларның беренчел бурычы булып халыкка скрининг тикшерүләрен даими рәвештә узу мөһимлеге турында аңлату, үз-үзеңне тикшерү ысулларына өйрәтү (шул исәптән сөт бизләре) тора.
Профилактик чараларның иң мөһимнәренең берсе – дөрес туклану. Шуңа түбәндәге киңәшләрне истә тоту мөһим:
* Үзебезнең туган якта үскән һәм җитештерелгән ризыкларга өстенлек бирегез.
* Озак яткан, күгәрә башлаган урыннары булган азыкны кулланмагыз.
* Консервантларга игътибарлы булыгыз. Е 103,
Е 105, Е 111, Е 121, Е 123, Е 125, Е 126, Е 130, Е 152, Е 952 – катгый тыелган кушылмалар.
* Җимешләрне һәм яшелчәләрне җентекләп юыгыз, өске яфракларын алып ташлагыз. Аларда пестицид, диоксин һәм башка зарарлы матдәләр күп җыела.
* Суда, парда, мичтә пешкән азыкка өстенлек бирегез. Ачык утта әзерләнгән ризык файдалы түгел.
* Артыгын ашамагыз, тән массасына игътибарлы булыгыз.
* Үсемлек майларын гына кулланырга тырышыгыз.
* Ризыкны бер үк майда кат-кат пешерергә ярамый.
* Холестеринлы азыкларны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз.
* Иң яхшы үзләштерелә торган аксым – майсыз эре мал итендә, балыкта, ярмаларда һәм борчакта.
* Күпләп яшелчә-җимеш, аеруча яшел һәм кызыл төстәгеләрен, кулланыгыз.
* Кальцийлы азык ашарга онытмагыз.
* Тозланган, ысланган ризыкларны мөмкин кадәр азрак яисә бөтенләй кулланмаска тырышыгыз. Нитратларның зарарлы йогынтысын бетерер өчен С витамины булган ризыкларны күбрәк ашагыз.
Онкологияне иртәрәк ачыклый алырга ярдәм итүче анкета:
1. Аңлашылмаган сәбәп белән тән авырлыгы кими бара, хәлсезлек, еш йончыганлык, тән температурасы күтәрелү, азканлылык күзәтелә.
2. Кан бүленеп чыккан, озакка сузылган, җиңеллек китермәүче ютәл.
3. Авызда, иреннәрдә һәм телдә авыртмаган, тыгызланып торган урыннар һәм ярылулар.
4. Тәндә озак төзәлмәүче яралар, сыдырылулар, канап торучы һәм зураючы миңнәр булу.
5. Сөт бизләрендә, култык асларында тыгызланып торган урыннар, төерләр булу, сөт бизләренең формасы үзгәрү, канлы сыекча бүленеп чыгу, төзәлми торган яралар барлыкка килү.
6. Ашаган ризыкның йоткылыктан авыр үтүе, күкрәктә “яну” тойгысы, аппетит кимү, укшыту.
7. Эчтә авырлык тойгысы, озак быгырдавы, туры эчәктә уңайсызлык тойгысы.
8. Тизәктә кан һәм лайла булу.
9. Сидекнең төсе үзгәрү, еш һәм авырлык белән йомышлау.
10. Җенси органнарда авырту, кычыту, бүленеп чыгулар булу, кан агулар (аеруча хатын-кызларның климакс вакытында).
Әгәр бер генә сорауга булса да “әйе” дип җавап бирәсез икән, авыруны кисәтү яки вакытында ачыклау өчен табибка күренергә кирәк.
Иң башта һәр кеше үзенә һәм якыннарына игътибарлы булырга тиеш. Яман шешкә гомерләрне алып китәргә юл куймыйк!