

2019-22 елларда республикада 285 яңа ФАП төзелгән. Быелдан 2025 елга кадәр тагын 286 пунктны модернизацияләү планлаштырыла. Министр билгеләвенчә, быел 75 ФАП яңартылачак.
Республикада 1 926 ФАП хезмәткәрләр белән тулысынча тәэмин ителгән. 96 ФАПта бу күрсәткеч 50дән 99 процентка кадәр. 29 ФАПта комплектлылык 50 процент тәшкил итә. 30 ФАПта хезмәткәрләр юк, андагы халыкка якындагы фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәре ярдәм күрсәтә.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль проекты кысаларында фельдшер-акушерлык пунктлары медицина җиһазлары белән тәэмин ителә. Соңгы ике елда 5 593 берәмлек медицина җиһазлары китерелгән. Быел тагын 4 233 берәмлек сатып алу планлаштырылган.
«Сәламәт республика - сәламәт төбәк» акциясе кысаларында фельдшерлар һәм участок табиб-терапевтлары катнашлыгында күчмә мобиль комплекслар эше оештырылган.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларның үлем күрсәткечләрен киметү максатыннан республикада «Йөрәк-кан тамырлары хәвефләре белән идарә итү үзәге ярдәме белән өстәмә фикер алу өчен ЭКГны дистанцион тапшыру" пилот проекты эшли башлады.
Пилот проектта әлегә Нефтекама медицина округының медицина оешмалары һәм Уфа шәһәренең 13нче Шәһәр клиник дәваханәсе катнаша. Әгәр ФАПка мөрәҗәгать иткән пациентта кискен коронар синдромга шик булса, ул шунда ук төбәк яисә беренчел кан тамырлары үзәгенә озатылачак.