

Республика лицензияләренең бердәм реестрында балалар эндокринологиясе буенча медицина ярдәме күрсәтүче 79 медицина учреждениесе (аларның 4есе узган елда беренче тапкыр) лицензия алган.
- Республиканың Бердәм лицензия реестрында әлеге профиль буенча медицина ярдәме күрсәтүче 31 дәүләт һәм 48 шәхси учреждение теркәлгән, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.
Ул балалар эндокринологиясенең эчке секреция бизләренең төзелешен, үсешен һәм функцияләрен, гормоннарның эш механизмын, шулай ук балаларда эндокрин системасы авыруларын өйрәнүче фән булуын билгели.
Эндокрин бизләре калкансыман, җенси бизләр, гипоталамо-гипофизик система, бөдрәк (күкрәк) бизләре, ашказаны асты бизе белән күрсәтелә. Алар барлык органнарның һәм тукымаларның эшен көйли.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/news/20146/