

Амбулатор шартларда медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары түбәндәге режимда эшләячәк:
- 22 февраль - бер сәгатькә кыскартылган эш көне;
- 23, 24, 25 һәм 26 февраль - бәйрәм көненең эш графигы буенча – 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, чакырулар кабул итү (шул исәптән кичектергесез) - 16.00 сәгатькә кадәр.
Ковидтан иммунлаштыруны 22, 23, 24, 25 һәм 26 февральдә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узарга мөмкин. ФАПларда, шул исәптән мобиль, авыл табиблык амбулаторияләрендә һәм участок дәваханәләрендә гражданнарны иммунлаштыру баш табиб тарафыннан расланган график нигезендә оештырылачак.
23-26 февральдә профилактик медицина тикшеренүләрен үткәрү, өлкәннәрнең аерым төркемнәренә диспансерлаштыру үткәрү дәвам итәчәк.
«Башфармация» даруханәләре бәйрәм көннәрендә 10.00 сәгатьтән эшләячәк. Тулырак: https://clck.ru/33Y3PH
Фото: health.bashkortostan.ru