

Әлеге профиль буенча лицензияләнгән медицина учреждениеләренең гомум саны узган ел ахырына карата 3 процентка арткан һәм 317 тәшкил иткән, шуларның 103е — дәүләт, 214е шәхси медицина учреждениесе.
- Заманча дерматовенерология — терапевтик фәннең киң өлкәләренең берсе. Табиб-дерматовенеролог югары медицина белеме алырга, дерматовенерология буенча гамәлдәге рөхсәт сертификаты яки аккредитация узарга тиеш, бу Русия законнары белән биләгән вазыйфа белгечләренә куела торган барлык таләпләргә дә җавап бирә, - ди Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.
Дерматовенерологка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп — тиредә тимгелләр барлыкка килү, кычытыну, тиренең төсе үзгәрү булырга мөмкин. Бик еш авырулар ачык сизелмичә үтә, шуңа күрә авыруга шик туганда да табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул тиешле тикшерүне, диагноз куелганнан соң нәтиҗәле терапия курсын билгели.
Медицина эшчәнлеге буенча лицензияне оператив алуга Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү булеге булышлык итә.
Лицензиатларга уңайлы булсын өчен лицензияләү турында барлык мәгълүмат һәм лицензияләү өчен кирәкле документларны мөстәкыйль рәвештә бирергә мөмкинлек бирүче «Инструкция адымнары» сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Хәзерге вакытта медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияне беренчел рәсмиләштерү 15 көн тәшкил итә, ә кабат рәсмиләштерү - 10 көн. Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы аша гариза бирү лицензияләү процессын тизләтә.
Фото: “https://health.bashkortostan.ru/presscenter/news/518982/”