

Проектны "Русия Почтасы" "нейробластома" диагнозы куелган пациентларга ярдәм итүче Энби фонды белән берлектә үткәрә. Виньеткалар сатудан керемнең бер өлеше онкология авыруы булган балаларның гаиләләренә һәм табибларга ярдәмгә җибәрелә.
Виньетка почта маркасына охшаган, ләкин аны хатлар һәм посылкалар җибәргәндә түләү өчен кулланып булмый.
Хәйрия виньеткаларын шунда ук открыткасы белән market.pochta.ru сайтында сатып алырга мөмкин.
Халыкара балалар яман шеше көненә почта онлайн сатыла торган яңа виньеткалар дизайны булдырган.
"Виньетка – мохтаҗларга ярдәм итүнең гади, ләкин нәтиҗәле ысулы. Аннан теләге булган һәркем файдалана ала, мәсәлән, 23 февральгә яисә 8 Мартка открытка җибәрергә була. Нибары биш виньеткадан кергән акча кечкенә уенчык сатып алу өчен җитә. Зур суммага фонд мәгълүматларны бастыра торган брошюралар булдыра һәм конференцияләр вакытында табибларга яшәү чыгымнарын түли, әниләргә ярдәм итә", - ди "Русия Почтасы"ның Корпоратив социаль җаваплылык департаменты җитәкчесе Рәйсә Ирз.