+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 февраль 2023, 10:05

Дөрес туклану күп авыруларны кисәтә

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, бу атна — Яшелчә һәм җимешләр куллануны популярлаштыру атнасы. Бу уңайдан без балалар туклануы буенча штаттан тыш баш белгеч, Уфаның 17нче шәһәр балалар клиник дәваханәсе диетологы Лилия Еникеева белән әңгәмәләштек.

Дөрес туклану күп авыруларны кисәтәДөрес туклану күп авыруларны кисәтә
Дөрес туклану күп авыруларны кисәтә

— Лилия Рияловна, кешенең туклану рационында яшелчә-җимешләр нинди урын алып тора? Ни өчен аларны куллану мөһим?
— Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш диетада бик мөһим урын алып торалар, алар - витаминнар, углеводлар, органик кислоталар һәм минераль матдәләрнең кыйммәтле чыганагы. Яшелчә-җимеш продуктларының файдасы бәхәссез, шуңа күрә алар организмның нормаль эшләвен тәэмин итү өчен кеше диетасының нигезе булырга тиеш.

— Кышкы-язгы туклануны ничек дөрес оештырырга? Бу вакытта яңа өзелгән яшелчә-җимешләр табып булмый бит.
— Кыш — салкыннар вакыты гына түгел, иммунитетның кимү вакыты да. Беркемгә дә сер түгел, кышкы чорда туклану елның башка сезоннарындагы тукланудан аерылып тора: калорияле ризык әзерлибез һәм яшелчә һәм җиләк-җимешне киметәбез. Тискәре тышкы шартлар йогынтысында безнең организм беркайчан да булмаганча витаминнарга мохтаҗ. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының соңгы күрсәтмәләре буенча, көненә ким дигәндә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга, аларны 3 тапкыр - яшелчә, 2 тапкыр җимеш кабул итүгә бүләргә кирәк. Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш үзләренең уникаль үзлекләрен туңдырылган килеш тә саклый һәм бик файдалы.

— Үсемлек продуктларын даими куллану нинди авыруларны кисәтергә булыша?
— Көн саен 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау йогышлы булмаган авыруларның (йөрәк авырулары, шикәр чире, онкологик авырулар) үсеш куркынычын киметә һәм организмга җитәрлек җепсел керергә ярдәм итә.

— Яшелчә-җимешләрдәге витаминнар, минераллар, файдалы матдәләр турында да әйтеп үтсәгез иде?
— Яшелчәләр һәм җимешләр — тәмле, туклыклы, сәламәтлек өчен файдалы, җиңел үзләштерелә торган углеводлар, диета җепселләре, витаминнар һәм минераллар чыганагы. Алар кальций, магний, тимер, цинк һәм А, С, Е, К һәм В төркемнәре витаминнарына бай. Яшелчә һәм җиләк-җимеш — ашказаны-эчәк тракты эшчәнлегендә, май алмашуны нормальләштерүдә, организмнан холестеринны чыгаруда мөһим роль уйнаучы туклану җепселләре белән тәэмин итүчеләр. Алар ярдәмендә сәламәт микрофлора арта. Витаминнар һәм минераль матдәләрдән тыш, җиләк-җимешләрдә һәм яшелчәләрдә фитонутриентлар да бар, алар организмны әйләнә-тирә мохитнең зарарлы йогынтысыннан саклый. Фитонутриентлар төрле җиләк-җимешләрдә, яшелчәләрдә очрый, шуңа күрә барлык туклыклы матдәләр алу өчен көн саен төрле үсемлек ризыкларын ашау мөһим.

— Билгеле булуынча, балалар туклануына аеруча игътибарлы булу мөһим. Бу уңайдан нинди киңәшләр бирер идегез?
— Балаларны тукландыру белгече буларак, шуны әйтәсем килә: балачактан ук яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр куллану гадәтен формалаштыру мөһим. Бала яшелчәләр яисә җиләк-җимеш ашаудан баш тартса, нәрсә эшләргә? Аның игътибарын ризыкның тәм сыйфаты белән генә түгел, ашның тышкы бизәлеше белән дә җәлеп итү өчен фантазия һәм осталык күрсәтергә кирәк. Матур итеп кисеп, яшелчә-җимешләргә “авыз-борын” эшләү дә яшелчәләр белән туклану теләген уятырга мөмкин. Балалар менюында яшелчәләр һәм җиләк-җимеш өлешен котлет яисә фрикаделькаларга кыргычтан чыгарылган цукини, кишер, бәрәңге кушып та арттырырга мөмкин. Соусларны кишер, томат сутларында, кабак измәсендә әзерләгез. Маффин, печенье кебек татлы ризыкларны да ташкабак, кишер кушып әзерләргә була. Ә пиццада яшелчәләрне күпләп “яшерергә” мөмкин.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Фото: “vsegda-pomnim.com”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас