

Объект шәһәрнең көньяк өлешендә урнашкан, биналарның гомум мәйданы - 13 мең квадрат метр. Стационар 60 урынга исәпләнгән, шуларның 20се - балалар өчен. Ата-аналар һәм туганнар өчен аерым кунак бүлмәләре каралган. Учреждение территориясендә шулай ук йөрү зоналары һәм балалар өчен уңайлы мәйданчык җиһазландырыла.
Бина эчендә төзүчеләр ишекләрне урнаштыру һәм тарттырылган түшәмнәрне монтажлау белән шөгыльләнә. Март аенда идән җәя башларга ниятлиләр. Барлыгы объектта 118 эшче эшли. Хоспис өчен медицина җиһазларының бер өлешен сатып алганнар инде.
Радий Хәбиров яңа объект биналарын карады, эшлекле киңәшмә уздырды һәм хоспис төзелешенә ярдәм иткән төзүчеләргә һәм меценатларга рәхмәт белдерде.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республика мондый учреждениегә бик мохтаҗ.
- Объект төзелеше югары дәрәҗәдә бара. 2023 елның җәендә пациентларны кабул итә башлаячак, дип планлаштырабыз. Иң мөһиме, без монда Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Уфа медицина колледжы филиаллары - паллиатив ярдәм буенча күчмә үзәк оештырырга телибез, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru