

Флүр Дәүләтшин үсмер чакта, һөнәр сайлаганда алдына изге максат куеп, еллар дәвамында матур уңышларга ирешә. Бәләбәй районының 17 йортлы Байрак авылында туып, күрше Чаганлы авылына йөреп укыган бала арытаба Тузлыкуш урта мәктәбендә Рәсимә Нургали кызы һәм Камил Нәҗми улы Фазлетдиновларда белем ала. Яхшы укучылар исемлегендә булган Флүрне Бәләбәйдә өлкән шәфкать туташы вазыйфасында эшләгән җиңгәсе Клара Мөхәррәм кызының изге киңәше дә канатландырып җибәрә.
Флүр мәктәпне уңышлы тәмамлагач, бертуган апасы Фәйрүзә белән Уфага республика медицина училищесына юлланалар. Биредә ул теш технигы белгечен әзерләүчеләр бүлегенә уңышлы имтихан тота. Максатчан егет укуда да, җәмәгать эшләрендә дә сынатмый. Җәен исә, туган ягына ашкынып кайта, кошлар сайраганга әсирләнеп, рәхәтләнеп печәнен чаба. Озак та үтми, урып-җыю башлана. Анда да Флүрнең кирәге чыга. Ни дисәң дә, басу корабының хуҗасы – әтисе Вәгыйзь агага ярдәмләшергә кирәк. Техниканы карау, агрегат-узелларын майлау бер, ә штурвал артында диңгездәй чайкалган басуларга, җырдагыча: “Үзебез чәчкән кырлардан күңелле барулары”, дип алга караш ташлаулары үзе ни тора?! Тир түгеп, сөтле чәй эчеп, күпереп пешкән күмәчкә каймак ягып ашаулары – шул җир-анага кадер-хөрмәт күрсәтүдән башланадыр да инде. Җиргә берегеп эшләгән әнисе Миңлегөл апаның да матур үрнәге тиктормас үсмер күңелен биләми калмый, әлбәттә. Әйе, бу самими тойгылар – Польша чигендә чик сакчысы булып хезмәт иткәндә уена еш килгәндер. Сагынып-моңаеп язган сәлам хатлары, араларны якынайткан шатлыклы хәбәр-яңалыклар егетнең күңелен күтәргәндер. Еллар иләгендә иләнеп, хыял канатларында ныгынып, солдат итекләрен салгач, Флүр янә укуын дәвам иттерергә уйлый. Чик буенда хәрби хезмәттә үзен сынатмаган егеткә теләсә нинди вузның ишекләре ачык. Билгеле, ул Башкортстан дәүләт медицина институтына бара. Кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшыргач, тагын студент тормышы башлана. Лекцияләр, гамәли дәресләр, курс, җәмәгать эшләре – һәммәсе бер ритмда бара. Җитмәсә, булачак тормыш иптәше Ирина да янәшәдә генә үскән икән. Өч ел танышып йөргәч, алар гөрләтеп туй үткәрәләр.
1993 елда кулга диплом алгач, яшь пар ике уйлап тормый – Бишбүләк якларына юлланалар. Бәхеткә, район поликлиникасына ике стоматолог таләп ителгән була. Районның баш табибы Владимир Пасхин яшь белгечләрне эш урыны, шартлар белән таныштыра. Башта Иринаның әти-әниләре янында яшәп торырга туры килә. Әлбәттә, ул вакытта хезмәт шартлары әллә ни мактанырлык булмый. Бер кабинет, бер лаборатория. Иң мөһиме – коллективта җылы мохит хөкем сөрә. Беренче категорияле табиб-стоматолог-ортопед Флүр Дәүләтшин бүген үзенең остазлары Габделхәй Зыязетдиновка, Лидия Павловага, шулай ук стоматология бүлеге мөдире, Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы Фларит Абдуллинга олы рәхмәтле. Бүгенге хезмәт шартларының аермасы – җир белән күк арасы дисәң дә, арттыру булмастыр. Стоматология кабинетларының һәммәсе заманча җиһазландырылган. Ортопед хезмәтенә караган кабинетларның чит ил стоматологик җайланмалары белән тәэмин ителүе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Һәр дәваланучы канәгать.
– 2009 елда яңа бинага күчкәч, шактый матур үзгәрешләр булды, – ди Флүр Вәгыйзь улы. – Инструментларны стерильләштерү шкафыннан, аларны саклау өчен куфкамералардан башлап, тешләрне тимердән кою, шомарту җайланмалары, шулай ук металл һәм керамика протезларны яндыру өчен мич һәм башка кирәк-яракны үзебез сатып алдык. Чит илдә җитештерелгән тешне бораулау инструментын куллану табиб өчен дә, пациент өчен дә бик уңайлы. Ул тешкә вибрация бирми һәм алмаз боравының эшләгәне сизелми. Икенче яктан, бораулаганда бер үк вакытта һава һәм су ярдәмендә тешне суытып, төкерекне суыртып алу мөмкинлеге бар. Пациент утырган креслоны да көйләргә була. Ни дисәң дә, протезны эшләгәндә, аны урынына җайлаштыру өчен дәваланучыга 3-4 тапкыр килергә туры килә. Кемгәдер коррекция эшләү зарурлыгы да туа. Әйткәндәй, көн дәвамында 9-10 пациентны дәвалауда коллектив хезмәт күрсәтелә.
Баштарак теш технигы Валентин Яковлев, арытаба Илдар Габдрахманов, Гөлнара Сәгыйтова, шулай ук шәфкать туташлары Рита Сираҗева, Надежда Макарова биредә хезмәт сала. Бәяләмәләр, теләкләр кенәгәсендә нибары тик мактау сүзләре генә язылган. Хәер, дәваланучыларны да, тәү чиратта, ак халатлыларның җылы карашы, бер елмаюы җылыта. Бәлки, шуңадыр да бирегә күрше Миякә, Ярмәкәй, Бәләбәй районнарыннан да киләләр.
Бу гүзәл кешелек сыйфатлары бигрәк тә Флүр Вәгыйзь улының тормыш иптәше, балалар теш табибы Ирина Әмирхан кызына хас. Шулай булмаса, сабыйлар, үсмерләр күңеленә ачкыч таба алыр идемени?! Моның өчен шактый вакыт үткәч, Ирина Дәүләтшинага 2014 елда балаларны дәвалау өчен янә Уфада 4 ай махсус курсларда укырга туры килә. Кечкенәдән, дөресрәге, әле Бишбүләк урта мәктәбенең 9нчы сыйнфында укыганда ук поликлиниканың стоматология кабинетында санитарка хезмәтен башкарган Иринага бу берни тормый. Кечкенәдән медицинага тартылган кызны мондагы мохит шушы өлкәгә алып кереп киткәндер, күрәсең. Җитмәсә, туганы тиешле, Башкортстанда танылган стоматолог, Бәләбәй төбәгендә шәхси клиникалары булган Рөстәм Гафуровның да йогынтысы тими калмагандыр, әлбәттә.
Ирина да төрле җитәкче вазыйфаларда эшләгән, “Бишбүләк районының шәрәфле шәхесе булган әтисе Әмирхан Вәлиуллин кебек кечкенәдән максатчан булып үсә. Сынауларга да бирешми, хезмәт шартлары юк, дип, тормый, теләгәненә ирешә.
– Тәүге көннәрдә стоматология җиһазларын машинага төяп, балалар бакчаларына, мәктәпләргә йөрергә туры килде, – ди Ирина Әмирхан кызы. – Ә менә 2020 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның боерыгы буенча ”Мәгарифтә күтәрелеш” махсус программасына ярашлы, Бишбүләк район үзәгендәге 1 санлы урта мәктәптә стоматология кабинеты ачылды. Ул заманча җиһазлар, инструментлар, медикаментлар белән тәэмин ителде. Әлбәттә, эшләве күңелле, нәтиҗәләр дә уңай. Балалар да, әти-әниләр дә шат һәм канәгать. Тиздән биредәге 3нче санлы урта мәктәптә дә заманча стоматология кабинеты ачылыр, дип көтелә.
Районда бердәнбер балалар теш табибы Ирина Дәүләтшина көненә 15-20 па-циентны кабул итеп өлгерә. Уңайлы шартлар тудырылуы, медикаментларның, бигрәк тә пломба материалларының сыйфатлы булуы сөенечле. Аңа үсмерләрне ихлас яраткан шәфкать туташы, менә 18 ел инде һөнәренә тугры калган Вера Тимофеева ярдәм итә. Билгеле, балалар белән эш итү күпкә катлаулырак. Аларның әти-әнисенә дә, үзләренә дә индивидуаль караш кирәк. Сабыйларның авызын ачтыру да кайчак проблемага әверелә икән. Вакыт-вакыт психолог та, әкиятче дә булырга туры килә изге һөнәр ияләренә. Бик кирәк чакта шәхси машинаңның руле артытына да утырырга туры килә.
Әйе, нишлисең, үзең сайлаган язмышка буйсынырга гына кала. Ак халатлы, югары белемле Дәүләтшиннар сайлаган һөнәренә зарланмый. Киресенчә, шатланалар гына. Икесе дә 30 ел гомерен медицинага багышлап, мул тормышта – үзләре төзеп кергән иркен йортта, кадер-хөрмәттә яшиләр, икесе дә Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы исемен йөртә. Гомеренең 55нче баскычын атлап узган, шактый еллар урындагы оешманың профсоюз комитетын җитәкләүче Флүр Вәгыйзь улы исә РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатына да лаек булган.
Парлы теш табибларының өлкән кызлары Элина да медицина институтын тәмамлаган. Ул гаиләсе белән Төркиядә яши. Уллары Илдар – Уфа дәүләт нефть техник университетында, Таир 5нче сыйныфта белем алалар. Әйткәндәй, Дәүләтшиннарның кечесе дә, өлкәне дә спорт, туризм белән актив шөгыльләнә. Кыскасы, сәламәт тормыш рәвеше алып барып, алар башкаларга үрнәк булып яши.
Әнвәр Сөләйманов.
Бишбүләк районы.