

“Башстат” мәгълүматлары буенча, 12 ай эчендә төбәктә бер яшькә кадәрге 153 бала үлгән, бу алдагы нәтиҗәләргә караганда 67 сабыйга азрак.
«Былтыр сабыйлар арасында үлүчеләр саны 1000 кешегә 4,2 тәшкил итә. Үткән елга планлаштырылган максатлы индикаторга — 4,9га ирешелде. Күрсәткечләр сулыш органнары авыруларыннан (88 процентка), йогышлы һәм паразитар авырулардан (47,7 процентка), яман шешләрдән (33,3 процентка), тумыштан аномалияләрдән (8,5 процентка), җәрәхәтләрдән һәм тышкы йогынтыдан (3,7 процентка) үлем нәтиҗәләрен киметү хисабына азайды. Тумыштан килгән кимчелекләрдән үлүчеләр саны 22,8 процентка кимеде, бу - 10 мең балага 6,1», — дип аңлатты Азат Рәхмәтуллин.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе вазыйфасын башкаручы билгеләп үткәнчә, узган елда 17 муниципалитетта күңелсез очраклар теркәлмәгән. Сүз Авыргазы, Бишбүләк, Благовещен, Гафури, Ярмәкәй, Зилаер, Калтасы, Караидел, Кушнаренко, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Нуриман, Стәрлебаш һәм Хәйбулла районнары, шулай ук Сибай турында бара.
Архангель, Бүздәк, Тәтешле, Балтач, Бөрҗән, Баймак, Федоровка, Аскын районнары, Агыйдел һәм Межгорье шәһәрләре 10,5 һәм аннан да күбрәк балалар үлеме дәрәҗәсе буенча антилидерлар булды.
Фото: “proprikol.ru”