+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 февраль 2023, 13:50

Табибка язылырга робот ярдәм итә

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендәге Хөкүмәт утырышында табибка язылу буенча Ситуацион үзәкнең «кайнар элемтә» эше буенча фикер алыштылар.  

Табибка язылырга робот ярдәм итәТабибка язылырга робот ярдәм итә
Табибка язылырга робот ярдәм итә

– Табибларга, шул исәптән тар белгечләргә язылу мөмкинлеген тәэмин итү — сәламәтлек саклау өлкәсендәге өстенлекле бурычларның берсе. Республика поликлиникаларында көн саен 4000нән артык төрле белгечлек табибы кабул ителә. Бер белгечкә уртача йөкләнеш 35 кеше тәшкил итә, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Хәзерге вакытта республика халкы табибка биш уңайлы ысул белән языла ала. Аларның иң популяры – республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәге аша бердәм номер - 122, 2не өстәп. Уртача алганда, ул көнгә 35 меңгә якын шалтырату кабул итә, иң югары сәгатьләрдә линиядә 209 оператор эшли.
Пациент шулай ук поликлиника регистратурасында, турыдан-туры табиб тарафыннан языла ала. Моны Инфомат аша үзегез дә эшли аласыз.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/20229/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас