+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 февраль 2023, 06:40

Тайпылышлы балаларга ярдәм үзәге ачыла

Март аенда Башкортстанның аутизм спектры бозылган балалар өчен психик сәламәтлек үзәге үз эшен башлап җибәрәчәк.  

Тайпылышлы балаларга ярдәм үзәге ачылаТайпылышлы балаларга ярдәм үзәге ачыла
Тайпылышлы балаларга ярдәм үзәге ачыла

Исегезгә төшерәбез, аны ачу турындагы карар узган елның 25 октябрендә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә Башкортстанның «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышында кабул ителде.

Үзәкнең эше аутизм спектры бозылган балалар өчен уникаль медицина хезмәтләре комплексын "бер тәрәзә" режимында күрсәтүгә юнәлтеләчәк. Балаларның ата-аналары да ярдәм ала алачак. Алар белем бирү процессы барышында аларга ярдәм итәргә өйрәнәчәк, кирәкле тәрбия күнекмәләрен алачак һәм социаль мохиттә тормышка мөмкин кадәр җайлашачак.

Шулай итеп, үзәк дәвалау-диагностика, оештыру-методик һәм белем бирү функцияләрен алып барачак. Бу максатлар өчен республиканың ике эре медицина оешмасы – республика психиатрия дәваханәсе һәм психотерапевтик үзәге көчләре берләштереләчәк.

Март аеннан үзәкнең эше Уфа шәһәре, Зорге урамы, 73/3 адресы буенча Республика клиник психотерапия үзәге мәйданчыкларында оештырылачак.

- Үзәк аутизмлы балаларга һәм аларның ата-аналарына комплекслы ярдәм оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Психик тайпылышлары булган кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча иң яхшы профильле медицина оешмалары тайпылышлы балаларга һәм аларның ата-аналарына булышу өчен зур әзерлек эше башкарды. Алар психологик һәм ребилитацион ярдәм ала, кирәкле тикшеренүләр һәм процедураларны бер урында уза алачак.

Моннан тыш, үзәкнең урнашу урыны якын-тирә медицина-реабилитация инфраструктурасын исәпкә алып сайланган. Әйтик, янәшәдә генә «Дуслык " шифаханәсе урнашкан, анда республика шәһәрләре һәм районнарыннан килгән гаиләләр туктап, ял итеп, өстәмә реабилитация ала алыр иде. Шулай ук, якында парк урнашкан. Саф һавада йөрү дә уңай нәтиҗәләргә тизрәк ирешергә ярдәм итәр дип уйлыйм, - ди сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Сәүбәнова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас