

Мәсәлән, Илдус Бүләккулов — эчке хезмәт капитаны, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең "2нче медик-санитар часте" федераль казна сәламәтлек саклау учреждениесенең "9нчы медицина часте” филиалы фельдшеры.
Ул узган елның 12 июненнән 28 июленә кадәр Донбассны саклау буенча махсус операция уздыру зонасында хезмәт командировкасында булды, анда хәрби хезмәткәрләргә, тыныч халыкка медицина ярдәме күрсәтте.
Ашыгыч медицина ярдәмендә зур тәҗрибәсе булганлыктан, хәрби хезмәткәрләргә ике дә уйламыйча ярдәм итә. Ул режимлы объектларга якын территориядә булган торак объектлардагы, шулай ук автотранспорттагы янгыннарга чыга. Тәүлек буе эшләп, кан агуларны туктата, гомерләрне саклап кала.
Намуслы хезмәте өчен Илдус Бүләккулов бүген республика Башлыгы тарафыннан “Генерал Шәйморатов” ордены белән бүләкләнде.
Фото: Динар Кәлимуллин