+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 март 2023, 04:50

Сабыйлар яшәсен!

Башкортстанда яңа туган балалар арасында үлем очраклары күрсәткечен 25 процентка киметүгә ирешелгән.  

Сабыйлар яшәсен!Сабыйлар яшәсен!
Сабыйлар яшәсен!

Узган ел йомгаклары буенча Башкортстанда сабыйлар үлеме саны, 2021 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 25 процентка кимеде, дип хәбәр итте республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Башкортстанның сәламәт­лек саклау министры вазыйфасын башкаручы Азат Рәхмәтуллин.

“Башстат” мәгълүматлары буенча, 12 ай эчендә төбәктә бер яшькә кадәрге 153 бала үлгән, бу, аннан алдагы ел нәтиҗәләренә караганда, 67 сабыйга азрак.


“Былтыр сабыйлар арасында үлүчеләр саны 1000 кешегә 4,2 тәшкил итте. Үткән елга фаразланган максатлы индикаторга – 4,9га ирешелде. Күрсәткечләр сулыш органнары авыруларыннан, йогышлы һәм паразитар авырулардан, яман шешләрдән, тумыштан аномалияләрдән, җәрәхәтләрдән һәм тышкы йогынтыдан үлем нәтиҗәләрен киметү хисабына азайды. Тумыштан килгән кимчелекләрдән үлүчеләр саны 22,8 процентка кимеде, бу күрсәткеч – 10 мең балага 6,1”, – дип аңлатты Азат Рәхмәтуллин.


Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе вазыйфасын башкаручы билгеләп үтүенчә, узган елда 17 муниципалитетта күңелсез очраклар теркәлмәгән. Сүз Авыргазы, Бишбүләк, Благовещен, Гафури, Ярмәкәй, Зилаер, Калтасы, Караидел, Кушнаренко, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Нуриман, Стәрлебаш һәм Хәйбулла районнары, шулай ук Сибай шәһәре турында бара.


Архангель, Бүздәк, Тәтешле, Балтач, Бөрҗән, Баймак, Федоровка, Аскын районнары, Агыйдел һәм Межгорье шәһәрләре 10,5 һәм аннан да күбрәк балалар үлеме дәрәҗәсе буенча антилидерлар булган. Сабыйлар арасында үлүчеләр саны югары булган территорияләрдә быел штаттан тыш баш белгечләр – акушер-гинекологлар, неонатологлар, педиатрлар күчмә оештыру-методик эш алып бара. Йөкле хатын-кызлар һәм яңа туган балалар Республика клиник перинаталь үзәге һәм Республика балалар клиник дәваханәсе белгечләре тарафыннан бер елга кадәр контрольгә алынган.


Азат Рәхмәтуллин билгеләвенчә, сабыйлар үлемен тагын да киметүнең мөһим резервы – балаларның өйдә үлү очракларын бетерү. Үткән елда сабыйлар арасында өйдә үлүнең 23 очрагы теркәлгән. Төп сәбәпләр – социаль факторлар. Өч очракта – социаль яктан имин булмаган гаилә (Стәрлетамак, Октябрьский шәһәрләре, Шаран районы), бер очракта дәваханәгә ятудан баш тарту (Стәрлетамак шәһәре), 16 очракта ата-аналар тарафыннан карау һәм күзәтү җитмәү, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәү сәбәпче булган. Быел өйдә сабыйлар арасында үлүчеләр санын киметү проблемасы Башкортстанның Сәламәтлек саклау, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары, хокук саклау органнары арасында ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән хәл ителәчәк.


Былтыр тумыштан килгән үсеш җитешсезлекләреннән сабыйлар үлеме 22,8 процентка кимегән һәм 10 мең кешегә 6,1 тәшкил иткән. Тумыштан килгән үсеш җитешсезлекләреннән сабыйлар үлеме структурасында йөрәк һәм кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты һәм үсеш бозылулары өстенлек итә. Мондый үлем очракларын киметү нәтиҗәле перенаталь диагностика системасын формалаштыру исәбенә ирешелгән. Йөклелек вакытында тумыштан килгән кимчелекләрне УЗИ скринингы яралгының антенаталь саклау районара кабинетларында эксперт класслы җиһазларда федераль үзәкләрдә укыган белгечләр тарафыннан үткәрелә. Диагностиканың экспертлылык дәрәҗәсен Республика медицина-генетик үзәге гамәлгә ашыра.


Балалар үлеме күрсәткече буенча уңай динамикага медицина учреждениеләренең матди базасын ныгыту һәм авыруларны диагностикалауны киңәйтү нәтиҗәсендә дә ирешелгән. Шулай итеп, йөкле хатын-кызларны үткән елда УЗИ скринингына җәлеп итүнең гомум дәрәҗәсе 98,7 процент тәшкил иткән.


Тагын бер фактор – кадрлар сәясәте. Республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы билгеләп үтүенчә, 2019 елдан 2022 елга кадәр “Авыл докторы” программасы буенча торак пунктларга 159 педиатр килгән. Медицина оешмаларында педиатрлар белән тәэмин ителеш 97,8 процентка җиткән.
Башкортстан Башлыгы медицина коллективларына нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде.


– Әле берничә ел элек төбәктә сабыйлар үлеме шактый югары иде – 1000 балага 6,2 очрак. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм безнең табиблар уңай динамиканы тәэмин итә алдылар, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бу өлкәдә тырышлыкны киметмәскә, шул исәптән дәваханәләрнең һәм поликлиникаларның матди базасын ныгытуны дәвам итәргә кирәк.


Киңәшмәдә Азат Рәхмәтуллин әйтеп үтүенчә, балачак һәм бала тудыруга ярдәм итү хезмәте республика шәһәрләре һәм районнарының йөкле хатын-кызларга һәм балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне тәэмин итә. Ел саен Республика балалар клиник дәваханәсе белгечләре урыннарда оештыру-методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү өчен медицина оешмаларына бара. Былтыр 154 белгеч катнашлыгында урыннарга чыгу 73 тапкыр оештырылган. Узган елда санитар авиация линиясе буенча һава транспорты белән 42 йөкле хатын-кыз һәм 15 бала эвакуацияләнгән, җир транспорты белән 70 йөкле хатын-кыз һәм 416 бала дәваханәгә китерелгән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас