

Дәүләкән районы чигендә урнашкан Никольское авылы Бүздәкнең иң төпкелдәге төбәге санала. 1975 елда салынган мәктәптә урнашкан фельдшер-акушерлык пункты бинасы шактый начар хәлгә килгән иде.
Шуңа да ике йөзгә якын кеше яшәүче авылда яңа медицина пунктын көтеп алулары аңлашыладыр. Модульле ФАП “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты һәм “Башкортстан Республикасында беренчел сәламәтлек саклау челтәрен яңарту” программасы кысаларында төзелде. Аны файдалануга тапшыру тантанасы авылда зур бәйрәм төсен алды. Халык алдында Гафури авылы мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. Чарада Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин катнашты.
Заманча медицина уңайлыкларыннан моңарчы мәхрүм булган халыкның ихлас шатлануы гаҗәп түгел. Яңа ФАПта пациентларны хезмәтләндерү өчен бөтен шартлар булдырылган, ул заманча мебель һәм медицина корылмалары белән җиһазландырылган. Медицина пункты мөдире Ирина Хаҗиева — сәламәтлек саклау өлкәсендә 20 еллык бай тәҗрибәгә ия фельдшер. Хәзер аның хезмәте тагын да нәтиҗәлерәк булачак, чөнки авыл халкының яртысыннан күбрәге — пенсия яшендәгеләр, 6 инвалид исәпләнә.
Бүздәк үзәк район дәваханәсенең баш табибы Айрат Хаҗиев әйтүенчә, авылларда сәламәтлек саклау өлкәсен яхшырту, беренчел медицина ярдәме күрсәтүне җайга салуда соңгы елларда матур үзгәрешләр күзәтелә. Һәрхәлдә, агымдагы елда Никольскоеда ачылган ФАП белән генә чикләнмәячәкләр. Атап әйткәндә, районның янә өч авылында, мәсәлән, Сәвәдебаш, Уран һәм Сергеевкада модульле ФАПлар төзү күздә тотыла.
Никольское тарихта шуның белән дә билгеле – биредә Гражданнар сугышы чорында киң танылу алган “По долинам и по взгорьям” җырының авторы Петр Парфенов туып-үскән, район үзәгендәге урам данлыклы якташның исемен йөртә.
Фото: “Бүздәк яңалыклары” гәзите