+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 март 2023, 06:05

Югары технологияле медицина ярдәме 24 мең пациентка күрсәтелгән

Мотлак медицина страховкалавы кысаларында югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә финанс чаралары күләме үткән елда, 2020 елдагы белән чагыштырганда 18 процентка артып, 3,6 миллиард сумга җиткән. Башкортстан бюджеты чыгымнары 1,1 миллиард сум тәшкил итсә, федераль бюджеттан 250,7 миллион сум бүлеп бирелгән һәм үзләштерелгән.

Югары технологияле медицина ярдәме 24 мең пациентка күрсәтелгәнЮгары технологияле медицина ярдәме 24 мең пациентка күрсәтелгән
Югары технологияле медицина ярдәме 24 мең пациентка күрсәтелгән

Мотлак медицина страховкалавы һәм югары технологияле медицина ярдәме кысаларында үткәрелә торган операцияләр исемлеге ел саен Русия Федерациясе Хөкүмәте карары белән раслана.

Югары технолгияле медицина ярдәме күрсәтү структурасында 40 проценттан артыгы йөрәк-кан тамырлары хирургиясенә туры килә. Шартлы икенче урында травматология һәм ортопедия — 20 процент. Якынча алтышар процент онкология һәм офтальмологиядә.

Узган елда 54 органга (39 бөер, 10 бавыр, 5 йөрәк) трансплантация үткәрелгән. Донорлар базалары 13 медицина оешмасында урнашкан. Бөер күчереп утыртуны көтү исемлегендә 171 кеше тора, бавырга – 36, йөрәккә – 29.
Шулай ук, республика медицина учреждениеләрендә уникаль һәм катлаулы операцияләр башкарыла. Мәсәлән, онкодиспансер шартларында эндоскопик чаралар үткәрелә.

Бу хакта тулырак: https://health.bashkortostan.ru/presscenter/news/522723/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас