+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 март 2023, 12:50

Гериатрия буенча бирелгән лицензияләр саны 7,5 процентка арткан

2022 ел дәвамында республика лицензияләренең Бердәм реестрында гериатрия буенча эшчәнлек алып баруга лицензиясе булган медицина учреждениеләре саны 7,5 процентка арткан.

Гериатрия буенча бирелгән лицензияләр саны 7,5 процентка артканГериатрия буенча бирелгән лицензияләр саны 7,5 процентка арткан
Гериатрия буенча бирелгән лицензияләр саны 7,5 процентка арткан

Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге узган ел дәвамында әлеге профиль буенча 10 учреждение лицензияләнгән. Республикада гериатрия буенча ярдәм итүче 53 медицина учреждениесенә әлеге лицензияне беренче тапкыр алган 4 учреждение өстәлде.

- Гериатрия - өлкән яшьтәге авыруларны өйрәнү, профилактикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче медицина бүлеге, - дип сөйләде Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге башлыгы Эльвира Тәхаветдинова. Ул аңлатканча, өлкәннәр өчен стандарт медицинадан аермалы буларак, гериатрия өлкән яшьтәге кешенең тәнендә физиологик үзгәрешләр, төрле органнарның эшчәнлеге кимү белән бәйле аерым ихтыяҗына юнәлтелгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас