+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 март 2023, 06:45

Ковид йоктыручылар арта башлады…

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 356 786га җитте. Соңгы тәүлектә 192 якташыбызда ковид ачыкланды.  

Ковид йоктыручылар арта башлады…Ковид йоктыручылар арта башлады…
Ковид йоктыручылар арта башлады…

Әле республика дәваханәләрендә коронавирустан 127 кеше дәвалана, аларның 83е - 60 яшьтән өлкән. 2 177 пациент амбулатор дәвалана, аларның 673е — өлкән яшьтәгеләр.

Соңгы тәүлектә янә бер якташыбыз ковидтан савыга алмады. Корбаннар саны 6018гә җитте.

Пандемия башыннан алып, 348 464 якташыбыз ковидны җиңгән. Аларның 178е соңгы тәүлектә савыккан.

Республикада коронавируска каршы вакцинаның I компонентын 3 622 788 (+1 581) кеше алган. II компонент белән 3 445 184 (+1 850) кеше вакциналанган.

Фото: «ridus.ru»

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас