+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 март 2023, 09:59

Сак булыгыз, кызамык!

Башкортстанда кызамык очрагы теркәлгән: бала йогышлы инфекциядән прививка ясатмаган булган. Ә сез бу чирне онытмадгызмы?

Сак булыгыз, кызамык!Сак булыгыз, кызамык!
Сак булыгыз, кызамык!

Таҗикстаннан килгән балада кызамык авыруы ачыкланган. Элек аңа бу инфекциягә каршы прививка ясатмаганнар. Эпидемиологлар контактлы затлар даирәсен ачыклаган, барысына да ашыгыч иммунизация үткәрелгән. Контактлы кешеләр күзәтү астында.

Кызамык - югары йогышлы инфекция, авыру белән контакт очрагында 100% диярлек йоктыру очраклары була. Бу авырудан бердәнбер саклану чарасы -1 еллык вакцинация һәм 6 еллык ревакцинация.

2023 елда кызамыкның күпчелек очраклары Новосибирск, Саратов, Самара өлкәләрендә һәм Дагыстан Республикасында теркәлгән.

Кемдер кызамыкның нинди авыр чир булуын онытмаганнардыр әле. Балаларыбыз аңа дучар булмасын иде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас