

- Өч ел эчендә паллиатив хезмәт өчен медицина җиһазлары һәм чыгым материаллары сатып алуга республика бюджетыннан 434 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта Уфада хоспис төзелә, аны бу җәйдә ачу планлаштырыла, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Паллиатив медицина ярдәме өчен медицина эшләнмәләре федераль һәм төбәк бюджетларыннан сатып алына. Узган ел бу максатларга 142 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде. Паллиатив медицина ярдәме бүлекчәләре һәм күчмә патронаж бригадалары өчен 108 берәмлек медицина җиһазы сатып алынган.
Республика балаларына паллиатив медицина ярдәме күрсәтү амбулатор һәм стационар шартларда үткәрелә. Узган ел стационар шартларында 581 бала паллиатив медицина ярдәме алган, 2023 ел башыннан – 142 бала. Амбулатор паллиатив ярдәмне күчмә патронаж хезмәтенең өч бүлеге күрсәтә. 2022 елда алар авыруларның өйләренә 2 769 тапкыр килгәннәр.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сүзләренчә, паллиатив медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ пациентларның төп өлеше - үзәк нерв системасы авырулары булган балалар – 69 процент, икенче урында - тумыштан килгән үсеш кимчелекләре – 11,5 процент, өченчедә - нәселдән килгән һәм хромосома авырулары – 7,5 процент, дүртенчедә - онкология авырулары – 5,7 процент. Өй шартларында үпкәне ясалма вентиляцияләүдә - өч бала, үпкәгә инвазив булмаган ясалма вентиляция аппаратында - 7 бала.
Тулырак: pravitelstvorb.ru/news/20570/