

1948 елның 7 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Уставы көченә керә. Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләү идеясе ассамблеянең беренче сессиясендә үк тәкъдим ителә.
Һәр елны бу көн билгеле бер темага багышлана һәм сәламәт тормышны пропагандалаучы төрле чаралар үткәрелә. Алар кешеләр сәламәтлекнең никадәр мөһим икәнлеген аңласын өчен оештырыла.
Бөтендөнья сәламәтлек көне һәрвакыт глобаль проблемаларга багышлана һәм төрле девиз астында үтә. Мәсәлән, 2009 елда медицина учреждениеләренең хәвефсезлеге һәм андагы хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәмгә әзерлеге тикшерелде. 2010 елның девизы “Мең шәһәр – мең гомер” дип аталды. Шәһәрләрдә сәламәтләндерү чараларын оештыру өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлтелгән акцияләр үтте. 2011 ел – микробларга каршы препаратларга, 2012 ел — өлкән яшьтәге кешеләргә, 2013 ел югары кан басымына багышланды. “Кечкенә тешләү – зур бәла башы” – 2014 ел темасы шулай аталды. 2017 елда азык-төлек хәвефсезлеге үзәктә булды. 2018 елда бу чара “Сәламәтлек һәркем өчен!” лозунгы астында үтте. 2019 елда Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы тармак хезмәтләрен гомум колачлау темасына аерым игътибар бирергә булды, ул кешеләргә нинди ярдәм һәм хезмәтләр күрсәтелергә тиешлеге турында тулырак күзаллау булдырырга һәм аларны кайда алырга мөмкин булуы турында мәгълүмат бирде. “Шәфкать туташларына һәм акушеркаларга ярдәм” — 2020 елның девизы булды. 2021 елда Бөтендөнья сәламәтлек көне “Гаделрәк, сәламәтрәк дөнья төзибез” дигән девиз астында оештырылды. Үткән ел бәйрәм тирә-як мохит чисталыгына багышланды һәм “Безнең планета — безнең сәламәтлек” девизы астында үтте.
Соңгы елларда сәламәтлек темасы иң көнүзәк мәсьәләләр исемлегендә булды, пандемия күпләрнең бу мөһим тармакка игътибарын җәлеп итте. Кызганычка каршы, инфекцияләрдән башка да дөньяда бик күп авырулар бар. Аларны кисәтүгә һәркем өлеш кертә ала. Моның өчен үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу таләп ителә.
Бөтендөнья сәламәтлек көне – планетада яшәүче һәр кешенең игътибарын сәламәтлек һәм аны саклау проблемаларына җәлеп итүгә корылган глобаль кампания.