+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 апрель 2023, 05:35

Ультратавыш диагностикасы буенча бирелгән лицензияләр арта

Елның беренче кварталында республиканың Бердәм лицензияләр реестрында ультратавыш диагностикасын гамәлгә ашыруга лицензиясе булган медицина учреждениеләре саны 1 процентка артты. Элек теркәлгән 465 медицина учреждениесенә әлеге профиль буенча лицензия белән беренче тапкыр аны алган биш учреждение өстәлде.

Ультратавыш диагностикасы буенча бирелгән лицензияләр артаУльтратавыш диагностикасы буенча бирелгән лицензияләр арта
Ультратавыш диагностикасы буенча бирелгән лицензияләр арта

- Медицина, фармацевтика эшчәнлеген һәм наркотик матдәләр һәм психотроп чаралар әйләнеше белән бәйле эшчәнлекне лицензиялибез. Узган елдан без тулысынча электрон документ әйләнешенә күчтек. Лицензияне рәсмиләштерүгә яисә яңадан рәсмиләштерүгә гаризаны теләсә кайсы компьютердан "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша җибәрергә мөмкин, - ди Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.

УЗИ аппараты ярдәмендә эчке органнарның локализациясе, формасы, зурлыгы, структурасы һәм хәрәкәт активлыгы турында мәгълүмат алырга мөмкин. Бу - чагыштырмача җиңел, арзан һәм ышанычлы диагностикалау ысулларының берсе. Ул куркынычсыз, авыртмый, организмга тискәре йогынты ясамый һәм кешене рентген нурланышына дучар итми. УЗИ медицинаның күп юнәлешләрендә кулланыла. УЗИ тикшеренүе төрле патологияләрне ачыклау өчен стандарт скрининг ысулларына карый, хәтта пациент әле сәламәтлегенә зарланмаган вакытта да.

Соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсендә УЗИ куллануда зур инновацион тенденцияләр бар. Премиум-класслы сенсорлы ультратавыш системалары барлыкка килә, ясалма интеллект кертелә, уйнатыла торган сурәтләрнең сыйфаты яхшыра. Ультратавыш диагностикасын үстерү һәм куллануның әһәмияте Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Русия Федерациясендә 2025 елга кадәрге чорга медицина фәнен үстерү стратегиясе» проектында чагыла.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас