+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 апрель 2023, 11:03

Эченнән 2 метрлы суалчан алганнар...

Уфа табибларына 58 яшьлек ир эче авыртуга зарланып мөрәҗәгать иткән.

Эченнән 2 метрлы сулчан алганнар...
Эченнән 2 метрлы сулчан алганнар...

Уфа хирурглары бер пациентның эчәклегеннән ике метрлы суалчан-паразитны алып ташлаган...

- Суалчан ир организмында берничә ел дәвамында үскән, - дип хәбәр итә сәламәтлек саклау министры.

Башлыча 58 яшьлек пациент эч авыртуына һәм күңел болгануына зарланып медицина учреждениесенә килгән.

Дәвалау фонында эчәк үткәрмәүчәнлеге сакланган. Корсак куышлыгында диагностик лапароскопия үткәргән вакытта хирурглар бик күп эренләгән урыннар тапканнар, шуның аркасында ачык операция эшләргә булганнар. Табиблар нечкә эчәктә тишек, анда бик күп эрен һәм тасма суалчанның койрыгын күреп калганнар, - дип сөйләде Айрат Рәхмәтуллин.

 

Фото:  Телеграм-каналдан.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: