+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 апрель 2023, 07:15

Ковидның яңа штаммы ”Арктур" Русиягә дә килеп җитте…

2020 ел бүген инде безгә куркыныч төш кебек тоелса да, битлекләрне һәм антисептикларны ташларга ашыкмагыз: табиблар инфекциянең яңа ”чәчәк ату” чорына әзерләнәләр, дип яза “The Independent”

Ковидның яңа штаммы ”Арктур" Русиягә дә килеп җитте…Ковидның яңа штаммы ”Арктур" Русиягә дә килеп җитте…
Ковидның яңа штаммы ”Арктур" Русиягә дә килеп җитте…


Бу юлы коронавирусның “Arcturus”, яки “Арктур” дип аталган яңа штаммы хафага салган.


Ләкин "кракен” һәм “омикрон"ны без бик сизмичә генә кичергән булсак, Британия иммунологлары фикеренчә, вирусның бу мутациясе хәтта аның атасы — COVID-19ны да узып китәргә мөмкин икән.
Күп кенә илләрдә тестлар үткәрү һәм вакциналар җитештерү күләме кимегәнлектән, дөнья бу “дошманга” каршы торырга әзер түгел, дип ассызыклый белгечләр.


Яңа штамм инде барлык континентларда теркәлгән. Ә Һиндстанда табиблар кимендә 10 мең яңа авыру очрагын ачыклаган.


”Арктур" Русиягә дә килеп җитте: кичә “Роспотребнадзор” беренче авыручы турында хәбәр итте.
Дөрес, әлегә эпидемиологик чикләүләр кертү турында сүз дә юк. “РИА Новости” бу авыру җиңел формада үтә, дип яза. Ләкин бу башлангыч мәгълүматлар буенча гына. Һәрхәлдә, уяу булыгыз.

Фото: “rostof.ru”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас