+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 апрель 2023, 13:40

Бәйрәм көннәрендә медицина ярдәме ничек күрсәтелә?

Яз һәм Хезмәт бәйрәменә, Җиңү көненә багышланган бәйрәм көннәрендә халыкка медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләре эше түбәндәге режимда оештырылачак.  

Бәйрәм көннәрендә медицина ярдәме ничек күрсәтелә?Бәйрәм көннәрендә медицина ярдәме ничек күрсәтелә?
Бәйрәм көннәрендә медицина ярдәме ничек күрсәтелә?

1 майда медицина оешмалары бәйрәм көне графигы буенча 8.00 дән 17.00 гә кадәр эшләячәк. Өйгә чакыруларны (шул исәптән кичектергесез чакыруларны да) 16.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.


2, 3, 4, 5 май - эш көннәре.


6, 8 май - шимбә графигы буенча 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, чакырулар (шул исәптән кичектергесез) кабул итү белән - 16.00 сәгатькә кадәр.


9 Май — бәйрәм көне графигы буенча 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, 16.00 сәгатькә кадәр чакырулар (шул исәптән кичектергесез) кабул ителә.


Уфаның даруханәләре һәм даруханә пунктлары 29-30 апрельдән һәм 6-7 майдан ял көне графигы буенча эшләячәк. Үзәк район даруханәләре һәм аларның ведомство карамагындагы структур бүлекчәләре 1, 7, 8, 9 майда - шимбә графигы буенча.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас