

«Җиһазлар» лизинг продукты кысаларында күрсәтелгән ярдәм клиникага күрсәтелә торган хезмәтләр һәм клиентлар санын шактый арттырырга мөмкинлек бирә.
- Медицина җиһазларын сатып алу – лизинг ярдәме нәтиҗәле файдаланыла торган юнәлешләрнең берсе, сәнәгать һәм технологик җиһазлар, махсус техника сатып алу белән беррәттән. Тагын бер уңай нәтиҗә булып яңа эш урыннары барлыкка килүе тора – «МЕГИ ДЕМА»да алар 5 булачак, - дип билгеләп үтте эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
- 2022 елда Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе республиканың 11 медицина оешмасында 51 берәмлек медицина җиһазын лизингка алуны килештерде, - дип аңлатты учреждениеләрнең мөрәҗәгатьләрен карау буенча комиссия рәисе Азат Рәхмәтуллин.