+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Күпгасырлык тарихы бар!

20 май — Халыкара травматолог көне.

Күпгасырлык тарихы бар!Күпгасырлык тарихы бар!
Күпгасырлык тарихы бар!

Травматология тарихы күп гасырлар элек башлана. Археологлар әле дә борынгы медицина коралларын таба, алар белән сынган урыннарны дәвалаганнар, дип фаразлана. Шулай ук баш сөягенә операцияләр һәм сөякләрне тоташтыру омтылышлары булган мумияләр һәм скелетлар табыл­ган.

Озак вакыт хирургия һәм травматология бүленмәгән. Бары тик ХХ гасырда гына соңгысын медицинаның мөстәкыйль бүлеге дип таныганнар, шуннан соң травматологик дәвалауны амбулатор рәвештә алырга мөмкин булган поликлиникаларда травмпунктлар һәм аерым кабинетлар булдырыла башлаган. Авыррак җәрәхәтләр өчен травматология үзәкләре булдырылган.


Хәзерге вакытта безнең илнең травматологиясе дөньяда алдынгы урыннарның берсен биләп тора.
Русиядә Травматологлар көне әлеге медицина юнәлеше белән бәйле табиблар, галимнәр, фән эшлеклеләре тарафыннан билгеләп үтелә. Кагыйдә буларак, бу көнне концертлар, тантаналы чаралар үткәрелә.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас